+1 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Полезно
2 Июля 2021, 12:31

КУРА ҖИЛӘГЕ - ЯМАН ЧИРДӘН ДӘВА

Галимнәр кура җиләгенең салкын тиеп авырганда гына түгел, ә яман шеш авыруы белән көрәшүдә табигый чара булуын да исбатлаган.

Чынлап та, кура җиләгендә яман шешкә каршы үзенчәлеге булган матдәләр күпләп тупланган. Мәсәлән, бу җиләк организмның ялкынсынуына каршы йогынты ясый торган антиоксидант белән бай булган ун ризык арасына керә. Моннан тыш, аның составында эллагин кислотасы да булуы ачыкланган.

— Әлбәттә, кура җиләге - бик файдалы табигый ризык, яман шешнең үсешен туктатуда һәм аны профилактикалауда ярдәме тия. Тик аны тулысынча рактан дәвалаучы дару дип санарга ярамый, — ди Алтай крае онкология диспансерының профилактикалау кабинеты табибы Юлия Димитриади.

Кура җиләге сәламәтлекне һәм иммунитетны ныгытуда алыштыргысыз. Аның җиләкләрендә В төркеме, С һәм Е витаминнары бик күп, шулай ук, калий, магний, фосфор, фолий кислотасы һәм тимер дә җитәрлек.
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Фото: https://vashnil.ru/
Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас: