-3 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Полезно
3 Июля 2021, 22:51

Хәтерегез көннән-көн начараямы?

Хәтер баш мие эшчәнлегенә бәйле. Башта вак-төяк әйберләр онытыла башлый, игътибарсызлык барлыкка килә, фикерне туплап булмый. Баш миен «эшләтмәсәң» һәм вакытында дәваланмасаң, хәтер көннән-көн начарая бара.

Кеше вакыйгаларны, эшлисе эшләрен, барасы җирен оныта башлый. Аннары – балаларының, оныкларының исемен, иртән нәрсә ашаганын һәм, гомумән, ашаганмы-юкмы икәнлеген… Баш җәрәхәте, югары кан басымы, атеросклероз, умыртка баганасының муен өлешендәге авыртулар, остеохондроз да хәтер начараюда сәбәпче булырга мөмкин.
Хәтер начараюның беренче билгеләрен сизүгә, баш миен эшләтергә, төрле күнекмәләр ясарга кирәк. Мәсәлән, кроссвордлар чишү, яттан шигырь өйрәнү ярдәм итә. Әгәр болар булышмаса, кичекмәстән неврологка күренергә кирәк.
Чыганак: https://beznen.ru
Фото: Пиксабай
Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: