Үзем яратып кулланган, ипотеканы алдан ябарга булышкан берничә кагыйдәне сезнең дә исегезгә төшерәсем килә.
1. Хезмәт хакын алуга, иң беренче итеп, билгеле бер сумманы аерып куегыз һәм аның барлыгын “онытыгыз”. Аннан соң түләүләрне түләгез.
2. Начар кәефле чагыгызда кибетләрдән ерак йөрегез. Андый вакытта уйланылмаган сатып алулар булуын көт тә тор.
3. Ташламалар да файдага түгел, күбрәк зыянга була. Бәясенә генә карап алынган киемнәр гадәттә киелми. Әгәр арзанлы әйбергә кызыксагыз, үзегезгә сорау бирегез: “Мин моны тулы бәясеннән алыр идемме?” Җавап тискәре икән, икеләнмичә кибеттә калдырыгыз.
4. Ипотека, кредитларыгыз булса, шуларны вакытыннан алда ябу ягын карагыз. Банкка бурычлар була торып акча җыярга маташу – тишек кисмәккә су ташу белән бер. Кредитларның процентлары кертемнәрнекеннән зуррак икәнлеген үзегез дә яхшы беләсездер.
5. Теш табибына вакытында барыгыз. Соңарып мөрәҗәгать итүнең никадәр кыйммәткә төшүен үземнән дә бик әйбәт беләм.
6. Аласы килгән әйбернең бәясен эш вакытына күчереп карагыз. Мәсәлән, ике көнлек хезмәт хакы урынына сез бик кызыккан күзлекне алырга риза булыр идегезме?
7. Акчаны гел эреләтеп торыгыз. Купюра ваграк булган саен, аның белән саубуллашу җиңелрәк.
8. Әйберне дуслар, туганнардан алып торырга мөмкин икән, горурлык дип акчаны җилгә сибү кирәкме икән?
9. Акчаны нәрсәгә җыюыгызны һәм кайчан алырга теләвегезне төгәл белегез. Максатсыз бу эш бик акрын барачак.
10. Гадәттә, ирләр кирәкле товарны гына алучан. Әгәр сезнең гаиләдә дә шулай икән, күпчелек очракта азык-төлекне ир-ат алса отышлырак.
11. Өстәмә табыш алгансыз икән, аны теләсә нәрсәгә тотарга мөмкин дип уйламагыз. Иң яхшысы, тулысынча җыеп куегыз, чөнки сез башка вакытта ансыз да көн күрә ала идегез.
12. Хезмәт хакыннан билгеле бер сумманы җыеп куйгач һәм түләүләрне түләгәч, дүрт конвертка тигез итеп салырга мөмкин. Һәр атнада чыгымнар шул суммадан артмаска тиеш. Әгәр акча туздырылмыйча калса, башка конверттагыга кушмагыз, ә үзегездән ераграк яшерегез.