+12 °С
Дождь
ОКВК
Все новости
Полезно
7 Июля 2021, 16:39

Чүп үләннәрен җиңүнең җиңел генә ысулы

Яздан башлап көзгә кадәр чүп утыйбыз, ә алар өч көн дә үтми, тагын баш калкыта. Чүп үләннәрен берничек тә җиңеп булмый, дияргә яратучылар өчен бик нәтиҗәле, гади, арзан ысул тәкъдим итәбез.

Моның өчен ике литр суга 180 миллилитр 70 процентлы аш серкәсе салып болгатыгыз да шушы эремәне чүп үләннәренә сибегез. Бу ысул ызан, сукмаклардагы чүп үләннәрен бетерү өчен файдалы.

Әлеге эремәне яшелчә, җиләк-җимешләргә түгел, бары тик чүп үләннәренә генә сибәргә кирәк!

Кайбер бакчачылардан, чүп үләннәре җирдәге дымны сакларга булыша, дигәнне дә ишеткән бар, әмма белгечләр бу фикер дөрес түгел ди: чүп үләннәре үсемлекләргә комачаулый, уңышны киметә.

Фото: Пиксабай

Миләүшә Латыйпова https://kiziltan.ru/

Автор:Гайния Галимова
Читайте нас: