Стәрлетамак шәһәре сылуы Диананы һәм Кабакуш батыры Азаматны никах туйлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Күңелләрегездә бу илаһи мизгел гомер буена саклансын. Аккошлардай бер-берегезгә тугры булып, гомер юлыннан ышанычлы атлагыз. Гаиләгез тату, ныклы, бәхетегез түгәрәк, тормышыгыз мул, бәрәкәтле булсын. Сөюегезнең кадерен белеп, бер-берегезне ихтирам итеп, терәк-таяныч булып яшәгез.
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле.
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле.
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз.
Давыл-бураннарга бирешми
Матур дөнья көтегез.
Матур теләкләр белән әтиегез Нурислам, әниегез Фирдәвес, Рушан-Венера –Карина-Рәминә Собхангуловлар.
Кабакуш авылы.