Кадерлеләребез! Без сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Бүген кабызган уртак гаилә учагы икегезнең дә күңелегезне, туганнарыгызны, якыннарыгызны җылытып, сөендереп торсын, беркайчан да сүнмәсен. Бергә башлаган тормыш юлыгыз киң, сикәлтәсез булсын, аны кулга-кул тотынышып бергә узарга язсын. Гомергә сөеп-сөелеп яшәгез!
Сезнең тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр,
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр.
Парлы типсен мәңге йөрәгегез,
Мәхәббәтнең ике кояшы.
Кояш кебек түм-түгәрәк булсын
Бәхетегез - гомер юлдашы.
Матур булсын алгы көннәрегез,
Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.
Һәркем сезнең тормыш юлыгызны
Яңа күккә карап тиңләсен.
Изге теләкләр белән барлык туганнарыгыз.