+13 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
21 Августа 2021, 08:00

НИКАХЫГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

ӘБҮБӘКЕРОВА Индира Фәрит кызына һәм ЙОСЫПОВ Ринат Хәлил  улына

НИКАХЫГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!
НИКАХЫГЫЗ КОТЛЫ БУЛСЫН!

Кадерлеләребез Индира һәм Ринат! Сезне чын күңелдән гүзәл һәм күркәм бәйрәмегез – никах көнегез белән котлыйбыз! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бик бәхетле, шул ук вакытта җаваплы көнегез. Бер-берегезгә тугры, кирәк һәм терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берегезне сөендереп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхетле озын гомер кичерегез.

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,

Юлларыгыз булсын гел бергә.

Ак хыялдан торган бәхетегез

Шау чәчәктә булсын гомергә.

Шатлык белән тулып торсын

Сезнең тормыш кәсагез.

Бер тамырдан үскән гөлдәй,

Гел янәшә яшәгез.

Котлау белән әтиегез Фәрит, әниегез Лилия, Роза-Фәнүз, Эльмира-Артур, иркәләрегез Аделина, Азамат, Арслан, Радмила.

Югары Гөлем-Когалым-Стәрлетамак.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас: