Тәтер-Арслан авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Айтуган авылында гомер итүче ХӘМИДУЛЛИНА Нәзирә Бәхтияр кызына!
Сөекле әниебез, картәниебез! Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә якты дөньяга килгән олуг бәйрәмең – 80 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәехтле итә. 80 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе булдыклы, уңган, чибәр балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың. Ходай Тәгалә сиңа шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган изге догаларың кабул булсыннар.
Юбилеең менә бүген,
Узган күпме гомерләр.
Узса да күпме гомерләр,
Югалмасын кадерләр.
Кура җиләкле урманнары
Исеңдә, күңелеңдә.
Бер-бер артлы хатирәләр
Яңаралар күңелеңдә.
Балаларың, оныкларың,
Туганнарың яныңда,
Яшә шатлыкка күмелеп,
Тагын-тагын да.
Фәрештәгә тиң гүзәл зат
Безнең өчен горурлык.
Сокландыра барыбызны
Синдә булган сабырлык.
Олы хөрмәт хисе белән балаларың, оныкларың.
Айтуган-Стәрлебаш-Стәрлетамак-Муравленко.