Никольск (Безгин) авылында яшәүче әниебез АТАНГУЛОВА Люция Минеәхмәт кызын 85 яшьлек юбилее һәм аларның әтиебез Әбүбәкер Муллагилде улы белән бергә яшәүләренә 62 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйбыз! Кадерлеләребезгә ныклы сәламәтлектә, бетмәс куаныч-шатлыкларга төренеп, якыннарының күңел җылысын тоеп, барыбызны да куандырып яшәргә язсын. Безнең өчен кылган изгелекләрегез, хәстәрлегегез, игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә. Авыру-кайгы белми, күңел тынычлыгында, иминлектә озын-озак бәхетле гомер кичерүегезне телибез.
Ак бәхетләр белән атсын таңнарыгыз,
Кояш көлсен көн дә күңелегездә.
Теләкләрнең ихлас, изгеләрен
Без телибез бәйрәмнәрегездә.
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш сез безгә!
Изге теләкләр белән кызыгыз, киявегез, улларыгыз, киленнәрегез, оныкларыгыз.