Синең белән 45 ел бик матур яшәп, шушы яшькә килеп тә җиткәнсең. Син миңа терәк, балаларга бар яклап үрнәк, кирәк булып яшәдең. Барысын да булдырырыга тырыштың. Эшләгән урыннарыңда да яраттылар. Гел мактау сүзләре генә ишеттек. Кадерлебез, сиңа ныклы исәнлек телибез, тагын шулай гомер барынча бәхеттә, тигезлектә алтын туйларга барып җитеп, үтеп китәргә Ходай насыйп итсен.
Котлы булсын туган көнең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Шатлыкларга яшик төренеп.
Бәрәкәтле гомер бирсен Ходай,
Сызламасын аяк-кулларың.
Сау-сәламәт яшик бергәләшеп,
Матур булсын тормыш юлларың!
Кайнар котлаулар белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.