+22 °С
Дождь
ВКОК

Котлы булсын никах туегыз!

СИРАҖЕТДИНОВА Руфина Гәрәй кызына һәм САДЫЙКОВ Линар Мансур улына Кадерлеләребез Руфина һәм Линар! Сезне чын күңелдән гүзәл һәм күркәм бәйрәмегез – никах көнегез белән котлыйбыз! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бик бәхетле, шул ук вакытта җаваплы көнегез.

Котлы булсын никах туегыз!Котлы булсын никах туегыз!
Котлы булсын никах туегыз!

Бер-берегезгә тугры, кирәк һәм терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берегезне сөендереп, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхетле озын гомер кичерегез.

Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,

Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.

Түкми, чәчми гомер буйларына

Илтә торган изге бәрәкәт.

Бәхет кошы кунсын өегезгә,

Сөенсеннәр әти-әниләр.

Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән

Тупырдашып үссен бәбиләр!

Котлау белән әниегез Нәфисә, Эльза-Динар, Риана, Данияр, Данияз, Камила Нургалиевлар, Римма-Илнур, Альбина, Алмаз Хәсәновлар.

Турмай-Яңгырчы-Салават.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас