+28 °С
Облачно
ВКОК

Ихлас тәбрик итәбез!

Яңгырчы авылы ХИСАМОВА Лилия Рәшит кызына Тирә-юньгә якты нур сибүче кояшыбыз! Кадерле, яраткан, бердәнбер  әниебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт! Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Җәйнең матур көннәрендә

Син дөньяга килгәнсең,

Әтиеңә, әниеңә

Сөенеч китергәнсең.

Йөзең айдай, сүзең балдай,

Ягымлыдыр карашың.

Ирең ничек яратмасын,

Син сандугач баласын.

Бик күпләрне көнләштереп,

Яшисез бергә-бергә.

Мәхәббәт ялкыннарыгыз

Сүрелмәсен гомергә.

Зур мәхәббәт белән яраткан балаларың.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас