

Әтиебез белән 47 ел тату гомер кичереп, тормыш авырлыкларын җиңә килдегез, балаларыгызга, туганнарга сабырлык, игелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Әни! Сиңа какшамас сәламәтлек, бәхет, шатлык, әтиебез белән тигез гомер итүегезне телибез. Туган йортыбызның капкасы һәрчак ачык, үзенең җылылыгы белән барыбызны да тартып тора. Туган йортка бер кереп чыгу да никадәрле көч һәм куәт бирә. Йортыбызның нуры озак еллар сүрелмәсен иде. Әтиебез белән кадерләп үстергән балаларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, шатлык-куанычларга төренеп, исән-сау озын-бәхетле гомер кичерергә язсын!
Ана йөрәгенә бар да сыя,
Шатлыклар да, кайгы-хәсрәт тә.
Сыя аңа барлык авырлыклар,
Сыя аңа барлык шатлыклар.
Аналарны кайгыртмыйча яшик,
Рәнҗетмичә нечкә күңелен.
Беркем дә бит мәңгелеккә килми,
Саклап яшик ана гомерен.
Йөрәкләрен канлы яшьтән саклыйк,
Күзләрендә күрмик моңсулык.
Ә йөзләре һәрчак балкып торсын,
Шиңгән гөлдәй тормасын сулып.
Күкләр аяз, дөнья имин булса,
Яныбызда булса әниләр.
Үсеп буйга җитеп таралсак та,
Аларга без һаман бәбиләр.
Җылы котлаулар белән кызың Ләйсән, киявең Рөстәм, оныкларың Динар, Тимур, Денис.
Стәрлетамак шәһәре.