

Бу олуг һәм матур яшькә бары да сыйган: 40 елга якын мәктәп еллары, меңәрләгән балага аң-белем һәм тәрбия бирү, матур гаилә төзеп, 46 ел аңлашып һәм тату яшәү үрнәге дә, безгә, өч кадерле баласына, яхшы тәрбия, белем, шулай ук бар күңел назын, йөрәк җылысын биреп үстерү дә, кешелекле, ярдәмчел, алчак күңеле белән якыннарына, туганнарына, бар укучыларына үрнәк булу да кергән. Кадерле әниебез! Без сине бар күңелебездән туган көнең белән ихлас котлыйбыз! Синең янда безгә бик рәхәт, йөрәк җылың, якты йөзең, матур һәм ягымлы елмаюың, шат тавышың безне иркәләп, үзенә тартып тора. Без синнән яшәү көче алабыз. Яныңа ашкынып кайтабыз. Өебезнең яме һәм һәрберебезгә кирәк булып, матур, озын гомер кичерергә язсын сиңа. Әтиебез белән тигезлектә, әлеге кебек тормышны яратып, балаларыңның бәхетле яшәүләренә сөенеп, тазалыкта яшәргә язсын.
Җитмештәме, җитмештә...
Шатлык та күп, сагыш та.
Туры юлдан тайпылмадың,
Атламадың ялгыш та.
Җитмештәме, җитмештә...
Рәхмәт әйтеп язмышка,
Бернигә дә бирешмәдең,
Гашыйк булдың тормышка.
Бирешмичә картлыкка,
Уңыш өстәп “Уңышка”,
Кал син мәңге яшьлектә,
Җитмештә дә, җитмештә.
Якты теләкләр белән тормыш иптәшең Мөхәммәт, кызларың Гөлнара, Эльмира, кияүләрең Ришат, Валерий, улың Илһам, киленең Айгөл һәм оныкларың Эльвина, Владик, Булат.
Уфа-Стәрлетамак.