

ШИҺАБЕТДИНОВ Азат Рәфис улына һәм ВӘЛИЕВА Гөлдәрия Тимергали кызына
Кадерлеләребез! Сезне законлы никахыгыз белән тәбрик итәбез! Татулыкта, тигезлектә, бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт, игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә Ходай насыйп итсен! Үзегезнең гомер юлыгызны җитәкләшеп, гомер юлыннан озын-озак итеп, истәлекле итеп, парлап атлагыз. Чапмагыз, йөгермәгез, туктамагыз - атлагыз! Тормышның ямен табып яшәгез, бәхетле булыгыз!
Азат, Гөлдәрия!
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дә нинди сөйкемле!
Күзгә-күз карашып елмаясыз,
Бер гөл чәчәкләре шикелле!
Бер-берегезгә ныклы терәк,
Иптәш, сердәш булыгыз,
Давыл-яңгырга бирешми,
Тормыш юлыннан
Гел янәшә атлагыз!
Котлы булсын туегыз!
Изге теләкләр белән әти-әниләрегез, абыйларыгыз, энеләрегез һәм барлык туганнар.