

Балачактан бик зирәк, сабыр, эшчән, тырыш, белемгә омтылучан булып үсә. Бакый сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Бәләбәй педучилищесына укырга керә. Студент еллары бик тиз үтеп китә. Аларны – 18 кызны комсомол путевкасы буенча Аскын районына эшкә җибәрәләр. Биредә Гәүһәр Хәбибулла кызы 40 елга якын балаларга белем һәм тәрбия бирә. Ул эшен бар күңелен, белемен биреп башкара. Беренче карашка бик җитди һәм таләпчән күренсә дә, үзе нечкә күңелле, бала җанлы укытучы була. Эшендә зур абруй казана. Апабыз бик сабыр холыклы, ярдәмчел, кешелекле, миһербанлы кеше. Җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт дибез сиңа. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез, озын гомер, җан тынычлыгы, ныклы саулык телибез. Һәр туган көнгә шатланып, авыруларга бирешмичә гомер ит. Киләчәктә дә күңел назың, йөрәк җылыңны өләшеп, бәхет-шатлыклар тоеп яшә.
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сиңа барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгеңә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сиңа
Сәламәтлек, бары шатлыклар.
Иң изге теләкләр белән бертуганнарың Фәргать-Оркыя, Зәйтүнә-Минегали, Фәйрүзә, Мәхмүт-Минзәлә, Гөлсинә-Рәшит һәм балаларыбыз.
Стәрлебаш-Бакый.