+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
6 Октября 2022, 10:51

Ихлас тәбрик итәбез!

Стәрлебаш авылында туып-үскән һәм гомер итүче кадерле кешебез ФАРХШАТОВА Роза Нуриәхмәт кызына 85 яшь тула. Апа! Сине олы бәйрәмең, матур юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, балаларың, туганнарың белән бергә булып, озын гомер итәргә язсын. Гомер буе балаларым, туганнарым дип яшәдең. Гел ярдәм кулы суздың. Зур рәхмәт сиңа, апам!

Юбилеең, апа, котлы булсын,

Телибез бәхет кенә.

Сөендерсен һәрбер көнең

Шатлыклар килеп кенә.

Озын гомер бирсен Ходай,

Кояш сиңа бирсен яктылык.

Барлык балаларың, туганнарың,

Китерсеннәр бары яхшылык.

Сине яратып сеңелләрең Рәйсә, Галия, кияүләрең Минерәхим, Өлфәт һәм балаларыбыз, оныкларыбыз.

Стәрлебаш-Әмир-Уфа-Стәрлетамак-Петрозаводск.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас