+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
6 Октября 2022, 10:44

Котлыйбыз!

Куганакбаш авылы БИККУЛОВ Рәшит Баязит улына Кадерле кешебез – сөекле тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебезне юбилее белән тәбриклибез!

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Сиңа бетмәс куаныч-шатлыкларга төренеп, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, барыбызны да куандырып яшәргә язсын. Безнең өчен кылган изгелекләрең, хәстәрлегең, игътибарың өчен рәхмәт сиңа. Һәрчак шулай бүгенгедәй егәрле, күтәренке рухлы булып кал. Авыру-кайгы белми, күңел тынычлыгында, иминлектә озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

Ак бәхетләр белән атсын таңың,

Кояш көлсен көн дә күңелеңдә.

Теләкләрнең ихлас, изгеләрен

Без телибез юбилееңда.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Йортыбызны җылытучы учак

Нур сибүче кояш син безгә.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Зәлия, кызларың Алина, Лиана, Карина.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас