

Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез.
Әнкәй, бәгърем!
Синең йомшак куллар
Назласа да, иркә итмәде.
Без үскәндә кыенлыклар күрсәң,
Шатлыклар да читләп үтмәде.
Балаларың өчен горурлыгың
Еш чагыла әле дә күзеңдә.
Озак еллар сүрелмәсен иде
Тормыш матурлыгы йөзеңдә.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рәмил, улың Азат, кызың Азалия.