

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, шатлыклар, озын гомер телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал.Исәнлектә, авырмыйча, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер кичерергә язсын! Балаларыңның, оныкларыңның хөрмәтенә төренеп яшә дә яшә әле!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сиңа мул гына.
Без телибез сиңа ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына!
Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән барлык балаларың исеменнән кызың Рәвилә, киявең Икрам, оныгың Инвир, Илүзә-Марат, Гөлүзә.