+17 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
3 Ноября 2022, 12:12

Котлыйбыз!

ДӘМИНОВ Закир Бакир улына Кадерле һәм якын кешебезне 75 яшьлек матур юбилее белән кайнар котлыйбыз!

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Шулай ук Закир Бакир улы һәм Розалия Сафуан кызының кулга-кул тотынышып тату гомер кичерүләренә дә 50 ел. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Һәрвакыт тормыштан, хезмәттән тәм-ямь табып яшисез. Иңне-иңгә куеп, хәләл көч белән матур тормыш корып, өч балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына озаттыгыз. Төпле нигезле, ышанычлы гаилә учагында балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз белән матур гомер итәсез. Ходай сезне исәнлек-саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, балалар, оныклар игелеген күреп, озын-озак еллар тигезлектә гомер кичерсәгез иде.

Ходай биргән олы бүләк бит ул –

Тигезлектә гомер итүләр.

Язмыш салган урау юллардан

Иңне-иңгә терәп үтүләр.

Кем сокланмас сезгә карап бүген,

Сөбханалла, күзләр тимәсен!

Ходай сезгә үзе ярдәм иткән

Сайлаганда тормыш иптәшен.

Тагын бик күп еллар тигезлектә

Матур парлар булып яшәгез.

Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,

Балкып торсын тормыш чәчкәгез.

Иң изге теләкләр белән туганнарыгыз Сәвия-Рим Низаевлар, Әлфия Рәхмәтуллина, Гөлфия Хәйретдинова, Зөлфия Гафиева, Фәния-Рәшид Солтановлар, Әмир, Юнир Дәминовлар һәм аларның балалары, оныклары.

Стәрлетамак-Оренбург.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: