-3 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
10 Ноября 2022, 11:04

Ихлас тәбрик итәбез!

Әмир авылында яшәүче кадерле әниебез, картәниебез НАФИКОВА Гөлсем Мулләхмәт кызының күркәм гомер бәйрәме – 70 яшьлек юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Әнкәем, күз нурым! Бүген сиңа 70 яшь тулды. Әмма син безнең өчен һаман япь-яшь. Безнең өчен син дөньяда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Балачагыбызда без агарткан чәчләрең, битеңдәге җыерчыкларың, йөрәк борчуларың өчен кичерсәң иде безне.Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, бәхетле яшәвеңне телибез. Әни булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, әнкәй! Кадерле, газиз, сөйкемле, сөекле әнкәй! Әнкәебез! Без сине, барлык балаларың бергә җыелып, бүгенге бәйрәм көнең белән котлыйбыз! Озак яшә, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатыйхаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар. Без сине, әнкәй, яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз!

Рәхмәт сиңа, әнкәй, яшәгәнең өчен,

Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.

Балам, диеп, күз нурларың кызганмыйча,

Кайткан саен назлап, сөеп озатканың өчен.

Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас: