Сиңа аяз күк йөзе, корычтай сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Көчле рухлы һәм кешелекле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерлеләрдән кадерле син. Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, гомерең бәхетле булсын. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Балам, бүгенгедәй гел елмаеп яшә,
Күңелеңдә нурлар уйнасын.
Тормышыңда бәхет юлдаш булсын,
Авырлыклар һич тә тойма син.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Иң изге теләкләр белән әниең, энең Флүр, киленең Рузилә, кызың Карина, улың Алмаз.