+23 °С
Ясно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
11 Ноября 2022, 09:17

Котлыйбыз!

(916) Бүген Стәрлебаш районы Карагыш авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле, газиз әниебез, тормыш иптәшем, картәниебез ТУКТАРОВА Рәмилә Шакир кызының зур юбилее, аңа 70 яшь. Әниебез Карагыш авылында туып-үсеп, шушы ук авылда кияүгә чыга. Әтиебез белән 49 ел бергә бик матур, күркәм тормыш корып, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гомер юллары якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык.Кадерле кешебезне туган көне белән ихлас котлап, гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның олысын, саулыкның ныклысын телибез. Әниебез сабыр, киң күңелле, ачык йөзле, уңган гүзәл зат! Әниебез, синең белән горурланабыз! Киләчәктә дә җан тынычлыгында, шулай безне сөендереп яшәргә язсын! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Яшәү шатлыгы син безнең өчен, үтәр юлыбызда үрнәк син. Сабырсың да, олы җанлысың да, безнең өчен һәрчак кирәк син. Әни! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әни, син балаларыбызга да ягымлы дәү әни. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Син безнең өчен һәрчак терәк, бетмәс хәстәрлегең өчен зур рәхмәт!Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочыпКилә Сине тәбрик итәсе.Килә Сиңа бәхет кенә теләп,Матур сүзләр генә әйтәсе.Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,Чәчләреңә бәсләр кунса да.Иң кадерле кешебез Син безнең,Ничә генә яшең тулса да.Әле һаман без дип яшисең Син,Күптән инде зурлар булсак та.Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өченНинди изгелекләр кылсак та.Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,Һәрвакытта бул үз көчеңдә.Сине шулай исән-имин күрүБәхет бит ул безнең өчен дә! Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең, балаларың,оныкларың.

Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

(916) Бүген Стәрлебаш районы Карагыш авылында яшәүче безнең өчен бик кадерле, газиз әниебез, тормыш иптәшем, картәниебез ТУКТАРОВА Рәмилә Шакир кызының зур юбилее, аңа 70 яшь. Әниебез Карагыш авылында туып-үсеп, шушы ук авылда кияүгә чыга. Әтиебез белән 49 ел бергә бик матур, күркәм тормыш корып, бер ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Гомер юллары якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык.
Кадерле кешебезне туган көне белән ихлас котлап, гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның олысын, саулыкның ныклысын телибез. Әниебез сабыр, киң күңелле, ачык йөзле, уңган гүзәл зат! Әниебез, синең белән горурланабыз! Киләчәктә дә җан тынычлыгында, шулай безне сөендереп яшәргә язсын! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Яшәү шатлыгы син безнең өчен, үтәр юлыбызда үрнәк син. Сабырсың да, олы җанлысың да, безнең өчен һәрчак кирәк син. Әни! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әни, син балаларыбызга да ягымлы дәү әни. Өебез һәрвакыт ямьле, ризыклы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әти белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа! Син безнең өчен һәрчак терәк, бетмәс хәстәрлегең өчен зур рәхмәт!
Бәйрәмеңдә иңнәреңнән кочып
Килә Сине тәбрик итәсе.
Килә Сиңа бәхет кенә теләп,
Матур сүзләр генә әйтәсе.
Син яшь әле, Әнкәй, чибәр әле,
Чәчләреңә бәсләр кунса да.
Иң кадерле кешебез Син безнең,
Ничә генә яшең тулса да.
Әле һаман без дип яшисең Син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, Әнкәй, Синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Без телибез Сиңа бәхет, Әнкәй,
Һәрвакытта бул үз көчеңдә.
Сине шулай исән-имин күрү
Бәхет бит ул безнең өчен дә!
Сине яратып һәм хөрмәт итеп, тормыш иптәшең, балаларың,оныкларың.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас: