+1 °С
Облачно
ОКВК
Все новости
Поздравляем от души!
24 Ноября 2022, 14:12

Ихлас тәбрик итәбез!

Мөхәммәтдәмин авылы Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, картәтиебез МӘҮЛЕТОВ Мәҗит Барый улының туган көне. Без сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз.

Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, җан тынычлыгы, ак бәхетләр телибез. Безнең өчен һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер кадерле һәм якын кешебез син. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып каласың, якты йөзең, яхшы сүзең белән каршы аласың. Олы йөрәкле, саф күңелле булганың өчен сине яратабыз, хөрмәт итәбез.

Әтиебезнең әниебез Сәбилә Абдрахман кызы белән бергә тормыш итүләренә 56 ел булды. Кайгы-хәсрәт күрми, бер-берегезгә терәк булып, тәрәзәләрдәге утны сүндермичә балаларны, туганнарны каршы алырга язсын.

Йөрәгеңнең киңлегендә

Сыйганбыз барыбыз да,

Без бәхетле синдәй кеше

Булганга яныбызда.

Әтиле йортның коты бар,

Тарта күңел гел шунда.

Балаларың, оныкларың -

Бәхетлебез син барда.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Сәбилә, кызларың Земфира, Альмира, Рәзилә, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас: