+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
29 Декабря 2022, 06:46

Ихлас тәбрик итәбез!

Тирә-юньгә якты нур сибүче кояшыбыз! Кадерле, яраткан, бердәнбер әниебез МУСИНА Зөлфия Барый кызы. Сине олы бәйрәмең – 55 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез һәм изге теләкләребезне юллыйбыз.

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Сиңа зур уңышлар, шатлклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.

Иң изге теләкләр белән балаларың Әлфия һәм Руслан, Флүр һәм Зилия, Инзил һәм Нәркәс, оныкларың Аделина, Богдан, Самир, Рамина һәм Ранэль.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас