+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
29 Декабря 2022, 06:58

Ихлас тәбрик итәбез!

Куганакбаш авылында яшәүче иң кадерле, якын кешебез – ХӘЛИЛОВА Айсулу Тимерхан кызын күркәм юбилее – 45 яше тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын.

Яшә син мәңгелек гөл булып!

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп.

Йортыңа кайгылар килмәсен,

Гөрләп торсын һәрчак өй түрең.

Шаулап үссен алсу чәчкә гөлең,

Ямьләндереп синең гомерең.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Наил, кызларың Аделя, Азалия, Анелия, киявең Илназ, оныгың Назар.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас