+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
9 Февраля 2023, 04:39

Ихлас тәбрик итәбез!

Бүген безнең өчен зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез –Югары Гөлем авылында яшәүче тормыш иптәшем, әниебез, картәниебез АРСЛАНОВА Зәкия Кәрим кызына 80 яшь тула.

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Киң күңелле, олы җанлы газиз әниебез! Сине ихлас күңелдән олы бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Син туганнарыңа, якыннарыңа мәрхәмәт һәм игелек кылып, тормыштан ямь табып, аны башкалар белән уртаклашып, уңышларга куанып яши беләсең. Гомерең авыр эштә үткән, тормыш юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булган. Син аларны уфтанмыйча, авырлыкларга бирешмичә үтә белдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакълеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең. Тормышыбызның маягы, безгә яшәеш чыганагы син. Бәйрәмең белән котлап, исәнлек-саулык, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы телибез. Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәк әни, безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Киләчәктә дә балаларыңның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп, әти белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта озын гомер кичерергә насыйп булсын сиңа. Көннәрең шатлык белән үтсен. Гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәгез. Безнең туган йортыбызның яме бит сез. Ата-ана булмаса, әллә нинди сарайларның да яме калмый, алардан үтәли җилләр исә башлый. Ә әти-әни исән булса, карлыгач оясыдай кечкенә өй дә зиннәтле сарайдан зиннәтлерәк тоела.

Мин әнкәебезне шулай яшь, бәхетле һәм мөлаем итеп яшәткән өчен әтиемә зур рәхмәт әйтәсем килә. Әгәр дә ул аны сакламаса, кадерләмәсә, яратмаса без бу көнне күрә алыр идек микән? Әниебезне кадерләгән, аны яраткан, саклаган, аны ихтирам итеп яшәгәнең өчен рәхмәт сиңа, әти!

Әти, Әни! Сез безне – өч балагызны җил-яңгыр тидерми үстереп, олы тормыш юлына чыгардыгыз. Әле дә сез безнең ныклы терәгебез. Балачакка вакытлы гына булса да кайту бәхетенә без дөньяда сез яшәгәндә генә ирешәбез. Безгә мондый бәхеткә әле тагын озын-озак еллар ирешү бәхете насыйп булсын иде.

Без сине, әни, сине, әти, яратабыз, яратачакбыз, яратырбыз. Аллаһының мең рәхмәте яусын сезгә!

Әниебез безнең өчен

Иң кадерле, изге кеше.

Тәрбияле, тыйнак, уңган,

Күпне өмет итми генә,

Сабыр гына тормыш көтә.

Балачактан әниебез

Күпне күргән, күп кичергән.

Әти белән тормыш корып,

Өч бала сөеп үстергән.

Кайнанасын хөрмәт итеп,

Килен вазыйфасын үтәгән.

Картәниебез белән бергә

45 ел гомер иткән.

Куркытмаган әниемне

Авылдагы авыр хезмәт.

Күрше-тирә, авылдашлар

Күрсәтәләр аңа хөрмәт.

Хәзер инде әниемнең

Оныклары җиткән буйга.

Алты оныкчыгы туган,

Тиздән алар җитәр туйга.

Оныкчыклар туенда да

Булсын, әти-әни, урыныгыз түрдә.

Без бәхетле, әни, син булганга,

Балам, диеп өзелеп торганга.

Рәхмәт әйтеп баш иябез

Сиксән яшең тулганда.

Иң изге котлаулар белән тормыш иптәшең Ринат, кызың Лилия, киявең Фәрит, улларың Айдар, Алик, киленнәрең Эльвира, Раушания, оныкларың һәм оныкчыкларың.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас