

Туган көнең - юбилеең белән котлап иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы тазалык, муллык, җан тынычлыгы телибез. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Киләчәктә дә шулай киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Әтиебез белән тигезлектә, исәнлек-саулыкта, татулыкта балалар, оныклар шатлыгын, куанычын, игелек-изгелекләрен күреп, озын, бәхетле, хәерле гомер итүегезне телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Үтәр юлыбызда үрнәк син.
Сабырсың да, олы җанлысың да,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Рәхмәт сиңа, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Яшә мәңге кадер-хөрмәттә,
Тормыш ямьле тик син булганга.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Гыйниятулла, балаларың Юрис, Айнур, Эльвира, оныкларың Артур, Денис, Айгиз, Артем.