+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
16 Февраля 2023, 11:08

Ихлас тәбрик итәбез!

Айдарәле авылы Табигать аклыкка-сафлыкка төренгән илаһи мизгелдә Айдарәле авылында яшәүче кадерлеләребез Маһинур Гариф кызы һәм Мирхәлим Миргасыйм улы МИРГАСЫЙМОВЛАР гаилә коруларына 50 ел тулуны, алтын туйларын билгелиләр.

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Сөекле кешеләребез безне, өч кызларын, җил-яңгыр тидерми тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгарды. Туган йортыбызга һәрчак ашкынып кайтабыз. Анда безне җылы ашлары, назлы карашлары белән каршы алучы әткәй-әнкәебез көтеп тора. Аларның исән-сау, бер-берсенә терәк-таяныч булып яшәвенә куанычыбыз чиксез. Әнкәебез гомер буе Айдарәле авылы балаларына аң-белем, дөрес тәрбия бирсә, әткәебез киң басу-кырларда эшләп, мул уңыш өчен көрәшкән агроном. Икесе дә хезмәт ветераннары. Тырыш хезмәтләре белән хөрмәткә, ихтирамга лаек кешеләр. Әти-әниебез безне һәрвакыт намуслы, гадел, максатка омтылучан булырга, тормышта барлык нәрсәгә дә үз көчебез белән ирешергә, һәркемгә хөрмәт белән карарга, беркайчан да иренмәскә өйрәтте. Моның өчен аларга зур рәхмәт. Газизләребезне Гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләп, гомернең озынын, сәламәтлекнең ныклысын, күңел тынычлыгы, җан рәхәте, бәхетле, тигез картлык, балаларының, оныкларының игелекләрен күреп, тагын күп еллар безне сөендереп яшәүләрен телибез.

Нинди матур, олы бәйрәм бүген,

Нинди истәлекле тантана.

Әткәй-әнкәй, сезнең юбилейга

Барыбыз да ихлас шатлана.

Кызларыгыз Айгөл, Алсу, Ләйсән, кияүләрегез Рөстәм, Руфат һәм оныкларыгыз.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас