+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
22 Февраля 2023, 10:53

Ихлас тәбрик итәбез!

Бузат авылында яшәүче иң яраткан, кадерле кешебез – тормыш иптәшем, әтиебез, картәтиебез ӘХМӘТҖАНОВ Хәлил Хәким улын күркәм юбилее – 70 яше тулу белән чын күңелдән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Син киң күңелле, сабыр, хезмәт сөючән, үрнәкле әти. Безнең ныклы терәгебез, киңәшчебез, таянычыбыз. Сиңа сәламәтлек, озын гомер, әни белән тигезлектә балаларыгызның куанычын, игелеген күреп, оныкларыңа сөенеп бәхетле гомер кичерүеңне телибез.

Сиңа рәхмәт сүзен, әтиебез,

Белдерәбез туган көнеңдә.

Үстердегез безне кеше итеп,

Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Рәхмәт, әти, мең-мең рәхмәт,

Бар нәрсәгә булдың түземле.

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,

Ходай олыласын үзеңне.

Ашлар тәмле әни кулы белән,

Йортлар ямьле әти тыны белән.

Йортыбызның утын сүндермичә,

Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Сәкинә, балаларың Раил, Регина, киявең Илназ, оныкларың Элина, Эльмина.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас