

Без сиңа киләчәгеңнең бүгенгедәй матур, бәхетле булуын, эшеңдә уңышлар телибез! Бар хыялларың тормышка ашсын, якыннарың янәшәсендә саулыкта, байлыкта озын гомер кичерергә язсын. Йөрәк түреңдәге бәхет очкыннары йөзеңдә елмаю булып һәрчак балкып торсын. Сине көч-куәт ташламасын, әлегедәй көчле рухлы, уңган, егәрле, көләч йөзле, ягымлы булып, туганнарыңның һәм якыннарыңның күңел җылысын, ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшә, кадерлебез. Бүгенгедәй яшь, исән-сау, матур булып кал!
Кадерлебез безнең, тугансың син
Кышкы аклык, карлы-буранда.
Горурлыгыбыз син, терәгебез,
Без бәхетле тик син булганда.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Изге теләкләр белән картәниең, әти-әниең Рәйсә-Рафаэль, тормыш иптәшең Гөлназ, балаларың Мурад, Булат, гөлназ-Альберт, Рамин, абыең Азат һәм аның гаиләсе.