+28 °С
Облачно
ВКОК

Ихлас тәбрик итәбез!

Карагыш авылында яшәүче сөекле әниебез, картәниебез МӨХӘММӘТҖАНОВА Илсөяр Рәхимҗан кызын күркәм юбилее белән тәбрик итәбез. Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, зур бәйрәм. Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез — әниебезгә 70 яшь тула.

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Кадерле Әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Әни булдың, әни булып калдың, һәр көнеңне безнең өчен яшәдең.

Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.

Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Кояш җылысына җыелгандай

Сыенабыз, Әни, яныңа.

Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,

Яшә, Әни, яшә тагын да.

Кайткан саен синең яннарыңа,

Колач җәеп каршы киләсең.

Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә,

Безнең өчен һәрчак кирәксең.

Изге теләкләр белән кызың Эльвира, улың Руслан, киявең Урал, киленең Гөлнур, оныкчыкларың Денис, Вилсур, Айгиз, Риналь.

Автор:Фания Ибатуллина
Читайте нас