

Мәрхәмәтле, изге йөрәкле кешебезгә күңел түребездән чыккан изге теләкләребезне җиткерәбез: ныклы сәламәтлектә, бетмәс куаныч-шатлыкларга төренеп, якыннарының күңел җылысын тоеп, барыбызны да куандырып яшәргә язсын. Безнең өчен кылган изгелекләрең, хәстәрлегең, игътибарың өчен рәхмәт сиңа.
Күпме булса җирдә изге теләк,
Бирсен Ходай сиңа барын да.
Сәламәтлек, шатлык юлдаш булсын
Һәрбер көннең матур таңында.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Үтәр юлыбызда үрнәк син.
Сабырсың да, олы җанлысың да,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Айдар, кызларың Лиана, Аделя.