Җир йөзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет-куанычлар, күтәренке рух, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә озын гомер кичерүегезне телибез. Сез һәрчак үсештә. Зур тәҗрибәгез өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфатыгыз да бар. Сезгә иҗат һәм һөнәри уңышлар юлдаш булсын. Җаныгыздагы йолдызлар балкышын сүндермичә, күңелегездәге яшәүнең алкышын киметмичә, сәламәтлек дәрьясында коенып яшәвегезне телибез. Иртәләрегез кояшлы, килер көннәрегез көләч, кичләрегез айлы, уйларыгыз якты, күңелегез тыныч булсын.
Юбилеегыз котлы булсын,
Йөзләрегездә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгегездә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Һәрчак шулай яшьлек дәрте
Янып торсын җәйге учактай.
Саулык, байлык, күп шатлыклар
Чиксез булсын язгы офыктай.
Изге теләкләр белән Яңгырчы мәктәбе коллективы.