+15 °С
Облачно
Кадерлебезгә бетмәс-төкәнмәс бәхет, шатлык, корычтай сәламәтлек, озын, тыныч гомер телибез.
Сөекле нәнәебез, без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Безне һәрвакыт якты йөз белән каршы аласың, олы кунак итеп озатып каласың. Аллаһы Тәгалә сиңа тазалык биреп, якыннарыңның игелеген күреп, тик яхшы хәбәрләрен генә ишетеп, бик озак исәнлектә яшәргә язсын.
Син булганга, нәнәебез,
Нигезебез нурлы, сөйкемле.
Адашканда һәрчак юл күрсәтеп,
Балкысаңчы йолдыз шикелле.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Үтәр юлыбызда үрнәк син.
Сабырсың да, олы җанлысың да,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Изге теләкләр белән оныгың Анжелина, киявең Илшат, оныкчыкларың Аскар, Эмиль, Эдуард.