

Әниебез, син әтиебез өчен пар канат, без – балаларың өчен кайгыртучан әни, оныкларың өчен яраткан, кадерле картәни. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын.
Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Айдар, кызларың Айгөл, Розалина, улың Артур, киявең Руслан һәм оныкларың.