+28 °С
Облачно
ВКОК

Поздравляем!

Яңгырчы авылында туып-үскән һәм гомер итүче кадерле кешебез ХИСАМОВА Зөбәрҗәт Сәхаветдин кызының 15 июльдә 85 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы кеше юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып: “Җан җимешем, балам” – дип чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңы яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Әниемнең матур күзләрендә Күпме моң, күпме сагыш бар. Күңелем сизә – хәтта гомерен дә Кызганмыйча безгә багышлар. Безнең белән бергә кайгыра ул, Безнең белән бергә шатлана. Әниебез безнең изге маяк кебек, Күңелебез һәрчак аңа тартыла. Изге догаң һәрчак саклый безне, Салкын җилдән, явыз дошманнан. Син булмасаң без соң нишләр идек, Исәнлек сорыйбыз Ходайдан. Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа, Көннәреңне шатлык бизәсен. Сәламәтлек үзе бәхет бит ул, Ходай шуннан мәхрүм итмәсен. Сине яратып балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.  

Поздравляем!Поздравляем!
Поздравляем!

Яңгырчы авылында туып-үскән һәм гомер итүче кадерле кешебез ХИСАМОВА Зөбәрҗәт Сәхаветдин кызының 15 июльдә 85 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез! Бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы кеше юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгеңә кысып: “Җан җимешем, балам” – дип чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңы яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Әниемнең матур күзләрендә

Күпме моң, күпме сагыш бар.

Күңелем сизә – хәтта гомерен дә

Кызганмыйча безгә багышлар.

Безнең белән бергә кайгыра ул,

Безнең белән бергә шатлана.

Әниебез безнең изге маяк кебек,

Күңелебез һәрчак аңа тартыла.

Изге догаң һәрчак саклый безне,

Салкын җилдән, явыз дошманнан.

Син булмасаң без соң нишләр идек,

Исәнлек сорыйбыз Ходайдан.

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек үзе бәхет бит ул,

Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.

Сине яратып балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың һәм оныкчыкларың.  

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас