

Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми озын гомер итүеңне телибез. Якыннарыңның изгелекләрен күреп яшәргә язсын. Гел шулай көләч, ягымлы булып, безне сөендереп яшә.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше белмим бармы,
Без бәхетле тик син булганга.
Бәхеттә дә, кайгыда да
Кеше туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Изге теләкләр белән әниең Халидә, Фән, Гүзәл, Айсылу-Равил, Әлфия-Айгиз, Альбина.