+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
1 Сентября 2023, 04:00

Ихлас тәбрик итәбез!

ХӨСӘЕНОВА Лилия Фаил кызына һәм САДЫЙКОВ Артур Әнвәр улына Кадерлеләребез Лилия һәм Артур! Сезне чын күңелдән гүзәл һәм күркәм бәйрәмегез – законлы никахыгыз белән котлыйбыз!

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

ХӨСӘЕНОВА Лилия Фаил кызына һәм САДЫЙКОВ Артур Әнвәр улына

Кадерлеләребез Лилия һәм Артур! Сезне чын күңелдән гүзәл һәм күркәм бәйрәмегез – законлы никахыгыз белән котлыйбыз! Бүген сезнең кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган бик бәхетле, шул ук вакытта җаваплы көнегез. Бер-берегезгә тугры, кирәк һәм терәк булып, тормыш авырлыкларына бирешмичә, шатлыкларны бергә уртаклашып, бер-берегезне сөендереп,пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп, бәхетле озын гомер кичерегез.

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын,

Юлларыгыз булсын гел бергә.

Ак бөркәнчек япкан бәхетегез

Шау чәчәктә булсын гомергә.

Шатлык белән тулып торсын

Сезнең тормыш касәгез.

Бер тамырдан үскән гөлдәй,

Гел янәшә яшәгез.

Котлау белән Халиковлар гаиләсе.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас