

Алдагы гомер елларыгызны сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы, күтәренке кәеф белән шатлык-куанычларда үтәргә язсын. Киләчәктә дә әлеге кебек матур пар булып яшәвегезне телибез. Сезгә карап сокланабыз, күз тимәсен дибез. Киләчәк көннәрегез өметле булып, гомер йомгагыгыз шатлык-сөенечләргә генә тулып тәгәрәсен, балаларыгызның, якыннарыгызның шатлыкларын уртаклашып, тигез гомер кичерергә язсын. Без сезне яратабыз.
Җәйге кояш нуры балкыгандай
Сез балкыйсыз безнең күңелдә.
Тормышыбыз сезнең белән матур,
Рәхмәтлебез сезгә гомергә.
Изге теләкләр белән кызларыгыз Эльнара, Эльвира, улыгыз Тимур, киявегез Дамир.