+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
14 Сентября 2023, 10:23

Котлыйбыз!

Кадерле һәм якын кешебез ГАЛИУЛЛИНА Рәвилә Ягъфәр кызын күркәм юбилее – 60 яше тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа озын бәрәкәтле гомер, бәхет-шатлыклар,  җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, изге  эшеңдә уңышлар телибез. Син безнең өчен ныклы терәк, тормышыбызда ышаныч, хәстәрлекле якын кешебез. Киләчәктә дә тормышны яратып, сүнмәс дәрт белән яшәсәң иде. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм барысы өчен дә бик-бик рәхмәтлебез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, якыннарыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Кешелекле бит син, олы җанлы, Ярдәмчел син дуска, туганга. Синнән кадерлерәк кеше бармы икән, Без бәхетле тик син булганга. Тормыш юлларыннан атлаганда Синең белән генә көчлебез. Бул син һәрчак сау-сәламәт Иң кадерле, якын кешебез. Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фаил, балаларың Алик-Гөлназ, Әминә, Арсен, Әмир, Алсу-Ринат, Амира.

Котлыйбыз!Котлыйбыз!
Котлыйбыз!

Кадерле һәм якын кешебез ГАЛИУЛЛИНА Рәвилә Ягъфәр кызын күркәм юбилее – 60 яше тулу уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа озын бәрәкәтле гомер, бәхет-шатлыклар,  җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, изге  эшеңдә уңышлар телибез. Син безнең өчен ныклы терәк, тормышыбызда ышаныч, хәстәрлекле якын кешебез. Киләчәктә дә тормышны яратып, сүнмәс дәрт белән яшәсәң иде. Без сине бик яратабыз, хөрмәт итәбез һәм барысы өчен дә бик-бик рәхмәтлебез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, якыннарыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын.

Кешелекле бит син, олы җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән кадерлерәк кеше бармы икән,

Без бәхетле тик син булганга.

Тормыш юлларыннан атлаганда

Синең белән генә көчлебез.

Бул син һәрчак сау-сәламәт

Иң кадерле, якын кешебез.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фаил, балаларың Алик-Гөлназ, Әминә, Арсен, Әмир, Алсу-Ринат, Амира.

Автор:Фируза Синагулова
Читайте нас