

Сиңа язгы кояш нурыдай аяз көннәр, тыныч иртәләр, озын гомер, күңел тынычлыгы, тән сихәте, исәнлек-саулык телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын сиңа.
Сәламәт бул, озак еллар яшә,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Озын гомер сиңа насыйп булсын,
Нурлар чәчсен һәрчак күзләрең.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың
Иминлектә, безнең белән бергә
Үтсен гөрләп синең гомерең!
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Минегаян, балаларың Гөлназ, Лилия, Гүзәл, кияүләрең Илдус, Алик, Фәргать, оныкларың.