

Кадерлебез, синең туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле, озын булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын. Ныклы тазалык, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Без бәхетле тик син булганга.
Кеше бәхеттә дә, кайгыда да
Туганына килеп сыена.
Исәнлектән аермасын Ходай,
Бергә булыйк гомер буена.
Изге теләкләр белән әниең Рәйлә, тормыш иптәшең Айгөл, улың Данир, туганнарың Алсу-Салават, Илина, Илдар-Юлия, Данис, Самир.