

Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, чиксез шатлыклар телибез. Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне телибез.
Ходай сиңа озын гомер бирсен,
Гомер биргәч, бирсен саулыгын.
Күңелгә наз, яшәүгә ямь бирә
Бу дөньяда синең барлыгың.
Гади, сабыр, туган җанлы бит син,
Кылганнарың бары изгелек.
Муллык белән үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Баязит, улларың Азамат, Айдар, Рафаэль һәм туганнарың исеменнән әниең Роза.
Хәлекәй авылы.