

Ярдәмчел, уңган, ихлас күңелле, кадерле кешебезгә озын гомер, күңел тынычлыгы, бәхет, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, якыннарыңның, туганнарыңның, балаларыңның , оныкларыңның игелеген күреп, ихтирамын тоеп, кадер-хөрмәткә төренеп, бәрәкәтле, мул тормышта яшәргә язсын. Туар таңнарың тыныч, килер көннәрең имин булсын.
Сәламәт бул, озак еллар яшә,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Озын гомер сиңа насыйп булсын,
Нурлар чәчсен һәрчак күзләрең.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың.
Иминлектә, безнең белән бергә
Үтсен гөрләп синең гомерең.
Изге теләкләр белән әниең Мәүсилә, сеңлең Миләүшә, киявең Раил, иркәләрең Вилдан, Рузаль.