

Әни! Сиңа булган рәхмәтне, күңелдәге теләкләрне, йөрәктәге хисләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаган, гомер көзләреңә матур-матур җимешләр белән керәсең. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел син. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми яшәргә язсын Ходай. Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф һәм балаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын! Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән синең алда баш иябез. Балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшә. Киләчәктә дә җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез.
Сәламәт бул, озак еллар яшә,
Балкып торсын синең йөзләрең.
Озын гомер сиңа насыйп булсын,
Нурлар чәчсен һәрчак күзләрең.
Яшәү терәге син безнең өчен,
Кешелегең белән үрнәк син.
Ходай сиңа озын гомер бирсен,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Кызың Нурия, киявең Фәнил, оныкларың Юлия, Юлдаш, киявең Александр, оныкчыкларың Михаил, Тимофей; улың Рәсүл, киленең Эльза, оныкларың Рузил, Реналь, Рәсим; улың Юлай, киленең Лидия, оныкларың Лилия, Юлиза.