+28 °С
Облачно
ВКОК
Поздравляем от души!
23 Ноября 2023, 04:37

Ихлас тәбрик итәбез!

Яңгырчы авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Миякә районы Бәләкәй Кәркәле авылында яшәүче ИДРИСОВА Фәнүзә Корбан кызын 65 яшьлек күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Ихлас тәбрик итәбез!Ихлас тәбрик итәбез!
Ихлас тәбрик итәбез!

Әти белән безне, 4 балагызны кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Әни, сиңа җан тынычлыгы, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер хөрмәттә яшәргә язсын.

Кайткан саен синең яннарыңа

Колач җәеп каршы киләсең.

Мең-мең рәхмәт, әни, тәрбияңә

Безнең өчен һәрчак кирәксең.

Иң изге теләкләр белән балаларың Роберт, Таңсылу, Рәсүл, Рәфис, киленнәрең Динара, Зөхрә, оныкларың Светлана, Илгиз, Илназ, Гөлназ, Илдан, Ралина.

Автор:Динара Даутова
Читайте нас