

Тырыш, уңган, якыннары өчен өзелеп торган кадерлебезгә исәнлек-саулык,шатлык-куанычларга бай аяз көннәр телибез. Тирә-юньгә кояш нурлары кебек, үзеңнең күңел җылыңны таратасың. Йөргән юлларың имин, киләчәгең якты, шатлык-куанычларың мөлдерәмә тулы, эшләрең һәрчак уң, гомерең озын булсын.
Туган көннәр ел да кабатлана,
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет-шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
Ходай сиңа матур гомер бирсен,
Гомер биргәч бирсен саулыгын.
Күңелгә наз, яшәүгә ямь бирә
Бу дөньяда синең барлыгың.
Изге теләкләр белән әнисе, апасы Филүзә, сеңлесе Ләйсән, кияве Фидаил, энесе Фәнүр, килене Айгөл һәм аларның балалары.