Тәтер-Арслан авылында яшәүче Халикова Нурия Гыйльметдин кызын күркәм юбилее – 75 яше тулу белән чын күңелдән котлыйбыз! Сиңа иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Исән-сау булып, авырмыйча, бәхетле яшәвеңне телибез. Өебезнең тәрәзәләрендә озак еллар утлар балкысын әле! Әни, сиңа зур рәхмәт!
Туган көнең котлы булсын, әни,
Озак еллар язсын яшәргә.
Кочагыңа безне кысып алып,
Балам, диеп, сөеп яшәргә.
Биргән киңәшләрең, әни,
Гомер буе барырлык.
Кылган яхшылыгың өчен рәхмәт,
Телибез сиңа сабырлык.
Яратылып яшә һәрчак,
Озын булсын гомерең.
Син безнең якын кешебез,
Тик бәхетләр телибез.
Изге теләкләр белән барлык балаларың, оныкларың исеменнән Халиковлар, Габбәсовлар, Азнагуловлар гаиләләре.